«Күңеле белән яшь булса кеше…»: Өлкәннәр көненә бәйрәм кичәсе (18+)

23 сентябрь 15 нче санлы китапханә Өлкәннәр көне уңаеннан «Күңеле белән яшь булса кеше..» дигән бәйрәм кичәсе уздырды.

Если человек молод душой
IMG_20220923_152235
1234
IMG_20220923_150836
IMG_20220923_153817

Чара җылы котлау һәм озын гомер, яхшы кәеф теләү сүзләре белән башланып китте. Башка илләрдә әлеге бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында сөйләгәннәр уйланырга мәҗбүр итте, чөнки әби-бабайларны төрле җирдә төрлечә хөрмәтлиләр. Кайбер илләрдә, мәсәлән Польшада, бабайларны гына тәбриклиләр. Ә Франциядә исә – бары тик әбиләрне генә.

40 ел элек артка кире кайтырга һәм СССР вакытында теге яки бу һөнәрнең ничек аталуын искә төшерергә «Таныш сүзләр күп еллар узгач» дигән викторина ярдәм итте. «Китап + фильм = шарада» викторинасы катнашучыларның тапкырлык һәм зирәклекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. «Эскәмиядә утыручы әбиләр» һәм «Пенсия» сәхнәләштерелгән тамашалары чарага килүчеләрнең кәефен күтәрде һәм бәйрәм рухы тудырды.

Кичә барысы да яраткан җырларны башкару белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: